Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Бөек шатлык” килергә тиеш!

Астрологлар ниләр турында кисәтә?

Яңа елга аяк бастык. Мондый тылсымлы чорда, әлбәттә, күпләрнең киләчәкне беләсе килә. Фараз кылучылар күп бүген. Шуларның берсе белән танышыйк. Ләкин ышануның мотлак түгеллеген онытмыйк! 

Русияне бәлаләр читләтеп узар

Серб Стефан Карульский монах булган һәм изге Афон тавында 40 ел яшәгән. Ул бүтәннәр өчен мөмкин булмаган мәгълүматларны белгән, диләр. Нәкъ менә ул Америкага «бөек бәла-каза» киләчәген алдан әйткән. Карт сүзләренчә, АКШны су басачак, Европаны коточкыч социаль тетрәнүләр көтә. Әмма Русияне барлык бу бәлаләр читләтеп үтәчәк, һәлакәт тә кагылмаячак. Аны башка язмыш көтә — Америка континенты бата башлагач, миллионлаган кеше Русия киңлекләренә агылачак. «Америкалылар качачак, котылырга тырышачак, — дигән монах 40 ел элек. — Алар моңарчы кеше яшәмәгән һәр почмакны биләячәк».
Карт сүзләренчә, Американы моңарчы күрелмәгән фаҗига көтә. Ул бу авыр вакытларда русиялеләргә үз йортларын калдырмаска, ә хуҗалык белән шөгыльләнүне дәвам итәргә киңәш итә. Күп кенә «чит кешеләр» дустанә булмаячак һәм буш йортларга кереп урнашырга теләячәк, русиялеләргә «чит кабилә» һөҗүменә каршы көрәштә берләшергә кирәк булачак. Бу каршылыкның нәтиҗәсе яңа «канлы бәрелеш» булачак, аннан Русия чираттагы тапкыр җиңүче булып чыгачак.
«Кире кайтмау ноктасы» дип монах нәкъ менә 2025 елны атаган булган. Ул вакытка инде үзгәрешләрнең кире кайтарылмаслык икәнлеге һәм аларның бөтен дөньяга кагылачагы һәркемгә ачык булачак, дип аңлаткан ул. Көнчеллек һәм матди байлыкка омтылу Американы сәяси һәм икътисади көрчеккә китерәчәк. АКШка һәм Европага яңа, көчле Русия белән исәпләшергә туры киләчәк.
Картның башка фаразлары да кызыксыну уята. Мәсәлән, кешелекнең Русиядән башланырга тиешле «бөек яңаруы» турында. Аның сүзләренчә, бу «ил өчен бөек шатлык» булачак.
«Таҗ кайтачак. Патша барысын да үзенең плащы белән каплар. Бөек гаиләләр, ызгыш-талашны бетереп, Бөек хаким кулы астында берләшәчәк, — дип ышандыра ул. — Патша йөзләрчә еллар тынычлык һәм чәчәк атуны бөтен дөньяга тәэмин итәчәк. Ләкин башта бу халыкны коточкыч вакыйгалар көтә».

Яхшы үзгәрешләрне кайчан көтәргә?

СССРның беренче һәм бердәнбер рәсми астрологы Сергей Вронский (аның фаразларына Иосиф Сталин да колак салган) Көнбатышның Русиягә каршы берләшүен күптән фаразлаган булган. 2025 елга ул Русиягә зур алгарыш вәгъдә иткән. Әмма, аның сүзләренчә, бу бөтен Русия халкын берләштерү шарты белән генә мөмкин булачак. Шуннан соң икътисади тотрыклылык эрасы башланырга мөмкин.
Танылган математик һәм тарихчы Григорий Кваша хәрби конфликтны башланганчы ук әйтә алган. Ә хәрби хәрәкәтләрнең тәмамлануын ул нәкъ менә 2025 елга фаразлаган. Аның исәпләве буенча, чәчәк атуга күчеш чоры Русиядә 2029 елга кадәр дәвам итәчәк.
Ә менә астролог Павел Глоба билгеләп үткәнчә, һәр 96 ел саен тарих кабатлана. Ягъни 2025 ел — ул 1929 елның аналогы.
АКШта Бөек депрессия булганда Русиядә сәнәгать күтәрелеше чоры булган, дип ассызыклый астролог. Ул фаразларында Русиядәге уңай үзгәрешләрне һәм яктылыкка борылу өметен күргән.

Хәрби конфликт кайчан тәмамланыр?

Телевидениедәге популяр астролог Василиса Володина исәпләве буенча, махсус хәрби операция озак процесс булып кала, хәрби хәрәкәтләрнең эскалациясе 2026 елның мартына кадәр дәвам итәчәк. Әмма инде үткән елның ноябреннән үк 20 елга сузылачак бөтен дөньяның глобаль трансформациясе чоры башланды. Якындагы ике-өч ел бөтен планета өчен борылыш еллары булачак.
Русия өчен 2025 һәм 2026 еллар гадәттән тыш мөһим булачак — тормышның барлык өлкәләрендә яңарыш һәм искергән барлык нәрсәнең җимерелүен көтәргә мөмкин. Астролог яңа вирусларның барлыкка килүен биологик эшләнмәләр нәтиҗәсе буларак фаразлый. Алар табигатьнекеннән күпкә куркынычрак булачак һәм хәрби максатларда кулланылачак, бу исә планетадагы барлык кешеләргә дә куркыныч тудыра.
Василиса Володина Якын Көнчыгыш илләренә сәфәрләргә чыгарга киңәш итми — анда даими кораллы конфликтлар аркасында шартлау куркынычы булачак.
Астролог фаразларына ярашлы, дөнья якындагы дүрт елда начар вакытлар кичерәчәк. Ә тагын да куркынычрак чор аны 40нчы еллар башында көтә. Әмма Русия анда да ныклы һәм тотрыклы булачак.

Ләйсән Якупова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев