Буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында
Төрлесе

Буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында

Республикада һава шартларының начарлануы көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирле халыкка һава торышы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска, машиналарның техник торышына игътибар итәргә һәм торак пунктлардан читтә йөрүдән баш тартырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан гына юл аркылы чыгарга, баручы транспорт агымы уңаеннан гына хәрәкәт итәргә, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.

Фото: архив

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев