Чишмә янында...
Төрлесе

Чишмә янында...

Нормадагы «Нурислам» чишмәсенең суын якын-тирәдә  яшәүчеләр генә түгел, Балтач бистәсе халкы да бик яратып эчә.

Инде соңгы елларда юлларын да рәтләделәр. Суга бару үзе бер рәхәт булып китте, чөнки язгы-көзге пычракларда бирегә кереп булмый  иде.  Бер көнне су алырга баргач, бик ямьсез  күренешкә тап булдым. Чишмә  яны тәмәке төпчекләре белән тулган. Ничек батырчылык иткәннәр диген?  Бер дә матур күренеш түгел, җәмәгать. Үз табаклыгыңа үзең төкере була түгелме бу?

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев