Әле күптән түгел генә сайтыбызда кайчандыр туберкулез больницасы урнашкан тирәлектә чүплек хасил була башлаган дип язганнар иде, шушы көннәрдә чүплекне җыештырдылар, үтенечебезне бастырган редакциягә дә, җыештыручыларга да рәхмәт белдереп яздылар.
Һәм өстәп тә куйганнар: “Чүплекне чистарттылар, туберкулез больницасыннан калган ташландык биналарны гына караган кеше юк”. Әлеге ташландык биналарга балалар кереп йөрүе, якын-тирәсендә градусниклар ватылуы турында бер язган идек. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканчы чарасын күрү кирәктер инде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев