Кытайның Цзянсу провинциясендә урнашкан Хуаси авылы – дөньядагы иң бай авыл. 1961 елда нигез салынган әлеге авылда 328 метрлы манара бар һәм ул биеклеге буенча дөньяда 59 нчы урында тора.
Хуаси авыл хуҗалыгы коммунасы буларак оеша, әмма тиздән ул сәнәгать үзәгенә әверелә. Авыл халкы бушлай медицинадан, автомобиль юлларыннан файдалана һәм зиннәтле йортларда яши. “Миллионерлар авылы” буларак билгеле булган Хуасида икътисад бик югары дәрәҗәдә - биредә иң “ярлы” гаиләләрнең дә кимендә 400 мең долларлык байлыгы бар. Авыл кешеләренең һәркайсы шундагы компанияләрнең акционерлары булып тора һәм алар керемнең биштән бер өлешенә ия. Кытайлар әйтүенчә, Хуаси – социалистик авыл моделе.
Нет комментариев