«Факел»да «Хэллоуин» бәйрәме гөрләде
Төрлесе

«Факел»да «Хэллоуин» бәйрәме гөрләде

Түгәрәк җитәкчесе Илүзә Солтангәрәевна һәр төркеме өчен күңелле бәйрәмнәр оештырды һәм һәр бала шул бәйрәмгә генә хас булган сынауларны үтеп чыкты.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы бу көннәрдә балалар һәм яшүсмерләрнең шат авазыннан яңгырап торды. Чөнки клубта, көзге каникуллар уңаеннан, нинди генә чаралар узмады! Инглиз теле түгәрәгенә йөрүчеләр өчен «Хэллоуин» бәйрәмнәре үткәрелде.

Нинди дә булса чит телне өйрәнү шул халкының культурасын, традицияләрен дә үзләштерү дигән сүз. Хэллоуин - инглизләрнең яраткан бәйрәме.

Түгәрәк җитәкчесе Илүзә Солтангәрәевна һәр төркеме өчен күңелле бәйрәмнәр оештырды һәм һәр бала шул бәйрәмгә генә хас булган сынауларны үтеп чыкты. Балаларның үзенчәлекле костюм һәм аксессуарлары аларның бу бәйрәмне ничек көтеп алуларына тагын бер дәлил иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


"Факел"

Нет комментариев