“Факел” клубында узган “Хуш киләсең, 2019!” бәйрәменә бик күп кунаклар җыелган иде. Аларга клуб хезмәткәрләре һәм түгәрәккә йөрүчеләр тарафыннан бик матур карнавал күрсәтелде.
Балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнап җырлады, әкият геройлары белән бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын да дәштеләр. Бәйрәм барышында берсеннән-берсе кызыклы уеннар, оттырышсыз лотерея да оештырылган иде. Бу кичтә биредән һәркем бүләк белән кайтып китте. Бәйрәмнең бик күңелле һәм кызыклы узуы һәркемнең күңеленә әйтеп бетергесез хис-тойгылар салды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев