Пәнҗешәмбе көнне республика өстендә күк йөзе болытлы булачак.
Бүген, 24 октябрьдә, Татарстанда дымлы, болытлы һәм аномаль җылы һава торышы саклана, әмма температура бераз төшәчәк. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе көнне республика өстендә күк йөзе болытлы булачак. Бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, яңгырлар ява.
Тизлеге секундына 8-13 метр булган көньяк-көнбатыш җиле фаразлана, ул вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Урыны белән, ТР башкаласын да кертеп, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Җылы төннән соң (+3..+8 градус ) көндез Татарстанда һава +6.. +11 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +7.. +9 градуска кадәр)
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев