Илсөя Бәдретдинова могҗиза белән исән калган (ВИДЕО)
Төрлесе

Илсөя Бәдретдинова могҗиза белән исән калган (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова сабый чакта могҗиза белән исән калган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә сөйләде.

«8 айдан 1 800 г авырлыкта ике үпкәмдә дә начар чир белән туганмын. Бик озак вакыт ясалма сулау аппаратында ятканмын. Әнигә кичтән ике табиб кереп:

«Гөлсинә апа, син тынычлан, елама, кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый, суламаячак та, аппараттан өзәбез, син әкрен генә өеңә кайт, бүгеннән дә калмас кызың», — дип әйттеләр, дип сөйли иде.

Балага спирт тиз сеңә дип, әни әтинең самогонын җылытып, шуңа төреп, юрган белән каплаган да урамга чыгып йөгергән. Әни: «6 сәгать буе өйгә керә алмадым. Бишегең яныңа утырып, кызым бәхил бул, очрашканчыга кадәр дип сөйләнә-сөйләнә юрганыңны ачсам, кычкырып ашарга сорап ятасың», — дип сөйләгән әнисе.

«Баштан ук нормально башланмаган инде», — ди Илсөя уенын-чынын бергә кушып.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев