Магистраль газүткәргечтә ремонт эшләре башкару сәбәпле, газ бирү туктатылачак.
22 август көнне газүткәргечтә ремонт эшләре башкару сәбәпле, 6.00-22.00 сәгатьләрдә Балтач бистәсенең барлык урамнарына газ бирү туктатылып торачак.
"Балтач газы" идарәсе бистә халкының игътибарлы булуын сорый. Өйләрдән чыгып киткәндә газ приборларын ябып китегез. Тагын шунысы да бар, газны кабат ялгаган вакытта куркынычсызлык таләпләрен тәэмин итү өчен һәр йортта, фатирда кеше булу зарур.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев