Ишек алды хәлләре (+фото)
Төрлесе

Ишек алды хәлләре (+фото)

Ә без эт – эт инде ул дибез...

Кайбер ир-егетләр дә, этебезнең гаярь кыяфәтеннән, өзгәләп атардай булып өрүеннән куркып, капка төбеннән үтәргә кыймый торганда, кечкенә песи балабыз, көненә ничәшәр мәртәбә килеп, этебезгә иркәләнеп китә. Алты мәчебез, алты яклап килеп, ашавын ашасалар да, аңа салган ит-сөякләрне өстерәп алып китсәләр дә, мескенкәебез аларга, арттырып җибәрсәләр генә, тавыш чыгара. Сырпалана-сырпалана иркәләнгән мәче баласына да сүз әйтми, ялый, үзенчә ярата. Ә без эт – эт инде ул дибез...

 

 

Автор фотосы.


Ишек алды хәлләре

Нет комментариев