Кер син кызым гел дә төшләремә, Юксынуымны минем беләсең...
Бәйрәм иртәсендә яшем түгәм,
Тыелырга тапмыйм чарасын.
Кызкаемны таңда төштә күрдем,
Йөзкәйләрен түгел, шәүләсен.
"Әти!" диеп дәште үз янына,
Барып кына житә алмадым…
Бүлмәсенә кереп кочмак булдым,
Тик нигәдер, кинәт уяндым.
Кер син кызым гел дә төшләремә,
Юксынуымны минем беләсең...
Йөзләреңне күрим, битең үбим -
Исән итеп килә күрәсем!!!
Гильмулла Зәкиев
Балтач бистәсе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев