“Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Каенлык урамында урнашкан шугалакта бик шәп бәйрәм үткәрделәр.
Кыш безгә бик күп күңелле бәйрәмнәр бүләк итә. Кышкы ялны яратучылар өчен ике ел элек тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде – ул Бөтендөнья кар көне. Әлеге уңайдан “Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Каенлык урамында урнашкан шугалакта бик шәп бәйрәм үткәрделәр. Чарага килүчеләр төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр ота алдылар. Җиңү яулау теләге катнашучыларда шуның кадәр көчле булды ки, алар хәтта тирә-яктагы бер әйбергә дә игътибар итми мәш килделәр. Һәм финиш сызыгын беренче булып кисеп керү өчен барлык көчләрен бирделәр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев