Кама Тамагында резина кисәге ягалар, Ә Балтачта бәрәңге казып бетергәч нишлиләр? (+сораштыру)
Төрлесе

Кама Тамагында резина кисәге ягалар, Ә Балтачта бәрәңге казып бетергәч нишлиләр? (+сораштыру)

Күп авылларда инде бәрәңгене алып бетерделәр. Әмма әле сабагы яшел, бераз үссен диючеләр дә бар.

Аның иң кызыгы –  эшләр тәмамлангач үткәрелә торган йоласында.Кемнәрдер шашлык пешерә, кемдер бәлеш сала, ә кайберәүләр чиләккә тутытырып күмердә бәрәңге тәгәрәтә. Ә менә Кама Тамагында резина кисәге ягалар икән. Ни өчен дисезме? Баздагы тычканнарны куркыту өчен.

Ә сез бәрәңге казып бетергәч нишлисез?

Шашлык пешерәбез.

Бәлеш салабыз.

Күмердә бәрәңге тәгәрәтәбез.

Өй юабыз.

Карбыз-кавын ашыйбыз.

Кара яндырып чәй эчәбез.

Бернинди йолабыз да юк, гадәти тормыш дәвам итә.

Бакчада эш тәмамлангач, әбием өйрәткәнчә, 3 тапкыр “Җир көчемне бир” дип әйтәм.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев