“Ватан сакчылары” һәйкәле территориясен кардан даими чистартып торалар.
Карлар явып торса да, “Ватан сакчылары” һәйкәленә юл өзелми. “МДСУ-1” оешмасы егетләре аны даими чистартып тора. Моның өчен хәрби ветераннар оешма җитәкчесе Рашит Ильясовка, биредә эшләүче егетләргә олы рәхмәтләрен белдерәләр. Аларның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә һәйкәл янында кышын да кеше өзелми.
Ринат Зарипов фотолары.
Нет комментариев