Кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәт
Төрлесе

Кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәт

22 ноябрь көнне гаиләбезгә авыр кайгы килде. Яраткан кадерле кызыбыз Гөлназ Рәкыйп кызы Мотыйгуллина, өч баласын ятим итеп, якты дөньядан мәңгелеккә китеп барды.

Сөекле кызыбызны соңгы юлга озатырга килгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, авыр кайгыбызны уртаклашкан өчен кооператив рәисе Фердинанд Хәйруллинга, сыйныфташларына, хезмәттәшләренә, туганнарга, күршеләргә, дин әһелләренә, Чутай авылы халкына, Чутай башлангыч, Смәел урта мәктәбе коллективларына, дусларына, кызыбызның рухын хөрмәт итеп килгән һәм ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә язсын. Мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын.

Шәйхетдиновлар гаиләсе, Чутай авылы

Фото: pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


авыр кайгы

Нет комментариев