Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан
Төрлесе

Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан

Вакыйга урыннан кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетта урнаштырды.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Кичә Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан. Вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.

Татарстан башкаласында берничә сәгать элек көчле яңгыр яуды. Шул сәбәпле шәһәр үзәгендәге җәяүлеләр урамын су баскан.

 

 

Фото: Скриншот

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


яңгыр

Нет комментариев