Яңа Уренгойга очышлар 15 майдан яңартылачак, ә 29 майдан даими булачак
Май аенда Казаннан Нижневартовскига туры рейслар җибәреләчәк һәм Яңа Уренгойга очышлар яңартылачак. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Нижневартовскига беренче рейс 6 майга планлаштырылган. Очышлар чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан 01:10 һәм кире 06:45 сәгатьтә очып китәчәк. Юл 2 сәгать 35 минутка исәпләнгән.
Яңа Уренгойга очышлар 15 майдан яңартылачак, ә 29 майдан даими булачак. Җомга көннәрендә Казаннан рейс 02:45 сәгатьтә китә, кире очыш 08:50 сәгатькә билгеләнгән. Юлдагы вакыт өч сәгать 10 минут тәшкил итәчәк.
ТНВ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев