Гадәттән тыш хәл М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында булган.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан, дип хәбәр итә RT.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында Ханты-Мансийскидан кайтып килүче автобусның моторына ут капкан. Салонда барлыгы 11 кеше (автобус йөртүче, тугыз бала һәм аларны озата баручы) булган.
Янгынны сүндерү өчен ярдәм чакыртырга туры килмәгән – автобустагылар утны үз көчләре белән сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев