Куркынычсызлык системасын эшләүче компания җитәкчесе һәм сәүдә-күңел ачу үзәгенең техник директоры ике айга кулга алынган.
(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Кемеровода суд “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын эше буенча тагын ике кешене кулга алган, дип хәбәр итә RT.
Кемерово шәһәренең Завод район суды “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгенең техник директоры Георгий Соболевны һәм Куркынычсызлык системасын эшләүче компания җитәкчесе Игорь Полозиненконы кулга алган.
Ике ир-ат та ике айга сак астына алынган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев