Балтачның Мазһаров урамында узган ел "Тайгалак-Шугалак" сафка басты.
Биредә һәр кич саен музыка уйнап торды. Балалар гына түгел, зурлар да үз итте шугалакны. "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре берсеннән-берсе матур чаралар ясап, микрорайон халкын куандырды. Яз кояшы карый башлау белән бозлар эреп юкка чыкты.
Кемнәр быел шугалакта булды? Шугалакны кирәк дип саныйсызмы?
* Шугалакны күптән көткән идек. Һәр кич саен бардык, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
* Барырга һич вакыт тапмадык. Шугалак ничек кирәк булмасын ди? Төзүчеләргә рәхмәт.
* Кирәк дип санамыйм, барганым да булмады.
* Җәяү йөрергә чыккан саен тимераякта шуучыларга кызыгып уздым.
* Вакыт булган саен барырга тырыштык. Түгәрәк формада булуы белән үзенчәлекле шугалак.
* Үзем олы кеше булсам да, балалар һәм яшүсмерләр, яшь гаиләләр өчен бик яхшы булды дип ихластан куандым.
* Нинди кирәк булмаган, эшләп кенә торсын берүк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев