Хуҗабикәләргә 5 киңәш
Төрлесе

Хуҗабикәләргә 5 киңәш

Киңәш күпме булса да артык түгел ул. Бигрәк тә тормыш-көнкүрешкә кагылганнары.

- Сырник ясаганда эремчек һәм йомырка катнашмасына аз гына үсемлек мае да кушсагыз, сырник тәмлерәк була, кабарыбрак пешә.

- Макаронны зуррак кәстрүлдә пешерергә тырышыгыз. Болай ул тигез пешә, ябышмый. Тозны макароннан алда салалар.

- Суыткычта сакланган помидорның тәме үзгәрә. Аны бер рәт итеп кенә таратып, яки кәгазь пакетка салып, бүлмә температурасында тотарга кирәк.
- Пычакны кайнар суда юарга ярамый, юкса, үтмәсләнә.
- Йомырка агын алюминий савытта тугламагыз. Болай ул көлсу төскә керәчәк.
 

"Ватаным Татарстан"


файдалы киңәшләр

Нет комментариев