Коткара алмаганнар...
Төрлесе

Коткара алмаганнар...

Әтисе белән улы гаражда җан биргәннәр.

Белорет шәһәренең Тюленин урамында ике ир-егет гараждан чыга алмаган. Шаһитлар оператив хезмәтләргә шалтыраткан.

Битараф булмаган кешеләр 65 яшьлек иргә гараждан чыгарга ярдәм итә, 39 яшьлек зыян күрүчене баздан коткаручылар альпинистлар җиһазы ярдәмендә чыгара.

Кызганычка каршы, зыян күрүчеләрне коткарып кала амаганнар. Әтиле-уллы икәү гаражда сөрем газы белән агуланганнар.

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


фаҗига

Нет комментариев