Район үзәк китапханәсендә рәссам Таһир Ильясовның күргәзмәсе эшли.
Райондашыбыз рәссам Таһир Ильясовның күргәзмәсе район үзәк китапханәсенең беренче катында урнашкан. Ул берничә серияне үз эченә ала. Әлегә элекке чорларны сурәтләгән картиналарны тамаша кылырга мөмкин булса, бераздан күргәзмә кабат яңартылачак. “Райондашларның кызыксынуын күреп, күңелем сөенә. Мин бит үз эшләремне сатар өчен, ниндидер югары исемнәргә ирешер өчен ясамыйм. Аларны халык өчен иҗат итәм. Үз эшләрем турында яхшы сүз ишетү - минем өчен иң зур бәхет”, – ди Таһир әфәнде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев