Райондашыбыз Эльвира Һадиевадан шигъри бүләк.
Бары сез...
Мин Сезгә башкача дәшалмам!
Аерып,
Арада күпмеләп яшь калган.
Хыяллар:
Сездә бар, бар миндә - игездер.
... Тик никтер Казанга
Ак күлмәк кигезде.
Бу буран
Сөюне күмгәндә елармы?
Кисешә бер мәлдә
Еллармы, юллармы?
Казан - мең Сүзсез һәм Сезсез -
ап-актан.
Бары Сез...
Барыбер яратам!
Эльвира Һадиева
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев