Быелның 18 гыйнваренда улыбыз Илфат фаҗигале төстә вафат булды. Ул үлеменең серләрен үзе белән алып китте.
Бала хәсрәтен, югалту ачысын үзе кичергәннәр генә аңлый. Шушы хәсрәтне күтәрешергә ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, улларыбыз Илфат белән Искәндәрнең сыйныфташларына, соңгы юлга озату йолаларын җиренә җиткереп үтәгән авылыбыз өлкәннәренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!
Әминә Әшрәпова.
Иске Салавыч авылы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев