Ике катлы йортта 71 яшьлек ир-атны һәм аның 46 яшьлек улын тапканнар.
Кичә 13.17 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Татарстанның Лаеш районы Габишево авылында Совет урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Урынга 119нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар ике катлы кирпеч йортның янкорылмасын янгын чорнап алуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр йорттан 71 яшьлек ир-атны һәм аның 46 яшьлек улын алып чыккан. Кызганычка, табиблар ир-атларның үлемен раслаган.
Янгын 18 кв метр мәйданга зыян китергән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.
Чыганак: ТИ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев