Май ашагыз!
Төрлесе

Май ашагыз!

Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.

Белгечләр тирене йомшарту өчен көндәлек ашауга май кертергә куша. Бу продукт, чыннан да, универсаль. Май тирене ярсытмый һәм аллергия дә бирми.

Әмма бит тиресе майлы һәм киң күзәнәкле булса, майны чикләнгән күләмдә генә кулланырга кирәк. Мондый кешеләр майны күз тирәсендәге тирегә төнгә сылап калдыра ала. Иртәдән майны мамык диск белән сөртеп алырга кирәк, дип яза "Матбугат.ру"

Ә менә башка төр тиреләр өчен (нормаль, катнаш һәм бигрәк тә коры) май бик файдалы. Майдагы ретинол йөзне яктырта һәм яшәртә. Бета-каротин ярсыган тирене төзәлтә. С, А һәм В витаминнары исә, тирене йомшартып, зарарлы радикаллардан саклый.

Фолий кислотасы дерманың эчке катламнарын тирәннән туендыра, аларны дым белән туендырып, битнең корылыгын бетерә. Ниацин тиренең саф һәм сәламәт төсен кайтара, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: журнал "Спрос"

Автор: Резеда Галикәева

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр файдалые ризыклар

Нет комментариев