Аларга финалда уңышлар телибез!
19 нчы февраль көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Мин татарча сөйләшәм — 2» интеллектуаль уенының чираттагы этабы узды. Әлеге уенда Түнтәр, Урта Көшкәт, Субаш һәм Сосна авылы яшүсмерләре көч сынашты.
Уенның җиңүчесе — Сосна мәктәбенең «Алтын» командасы. Алар белән финал уенынында очрашачакбыз.
Аларга финалда уңышлар телибез!
Чарада шулай ук ЗАГС бүлеге хезмәткәре Раушания Ленаровна да катнашты. Яшүсмерләр белән гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә уздырды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев