Cукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән
Төрлесе

Cукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән

Бистәдә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар. Җирле хастаханәгә шундый ук җәрәхәтләр белән 24 яшьлек кызны китергән булганнар

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Бүген Мәскәү янында сукбай этләр егетне талап үтергән, яшь кызны тешләгән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Фаҗига Курсаково бистәсендә булган. Бистәдә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар. Җирле хастаханәгә шундый ук җәрәхәтләр белән 24 яшьлек кызны китергән булганнар. Ул авыр хәлдә.

Тикшерүчеләр яшьләргә сукбай этләр көтүе ташланган, дип фаразлый.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйсез этләр

Нет комментариев