Кеше өендә бу эшкә тотынганчы, ныклап уйлагыз.
“Кунак озак кунак булмый, шулай да күп күрә” дигән әйтем хуҗабикәләр арасында киң таралган. Хәзер күпләр табыннан соң хуҗабикәгә өстәл җыештыруда һәм савыт-саба юуда ярдәм тәкъдим итүне яхшы билге дип саный. Янәсе, сезнең мәшәкатьләрнең бер өлешен үз өстемә алырга телим. Тик еллар белән сыналган тәҗрибә буенча, моны гаиләнең бик якын кешеләре генә эшли ала.
Борын-борыннан савыт-саба һәм ризык белән бәйле бар нәрсә бозымнан һәм күз тиюдән бик нык сакланган. Өйдә башка кеше хуҗа булып йөрү кабул ителмәгән. Элек-электән хуҗабикәләр кунакның гаилә тормышына кысылып, өйдән байлык һәм иминлекне алып китүеннән курыккан.
Бу сынамыш безнең көннәргә кадәр дә яшәп килә, дип яза Кызыл таң. Шуңа күрә, кунакка баргач, үз ярдәмегезне тәкъдим итәр алдыннан ныклап уйлагыз: ә бу хуҗаларга ошар микән?
Фото: социаль челтәрләрдән.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев