Нормада басма салганнар, кемнәр икәнен беләсегез киләме?
Төрлесе

Нормада басма салганнар, кемнәр икәнен беләсегез киләме?

Норма авылында эчкәртен генә бер инеш ага. Ленин урамында яшәүчеләр аргы якка, бирге якка Радик Шәрифҗанов гаиләсе салган басмадан йөри.

Норма авылында эчкәртен генә бер инеш ага. Ленин урамында яшәүчеләр аргы якка, бирге якка Радик Шәрифҗанов гаиләсе салган басмадан йөри. Урамның Югары очына да, Түбән очына да шул бер басма. Хәзер исә урта тирәгә яңа басма салдылар. “Аны Ягъфәр Хафизов, һәм дә шушы урамда яшәүче, Югары оч Әлфиянең ике улы – Илназ белән Айрат салды” , дип хәбәр итәләр безгә. Ничә ел көттек бу басманы, бик кискен чакларда су ерып йөри идек”, диләр. Басма салып авыл халкын игелекләндерү элек-электән изге эш санала. Изгелек эшләдек дип санагыз, егетләр!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


басма

Нет комментариев