Кышкы каникулларда балаларга игътибарлы булыйк! Танылган җырчы белән булган күңелсез хәл башкалар белән кабатлана күрмәсен
«...Ул көн әле кичәгедәй хәтеремдә. Концертка әзерләнеп йөрим, Ирина костюмны үтүкләде дә аш-су бүлмәсенә кереп китте. Сүнгән, әмма кызып торган үтүк өстәлдә калган. Элина әнисенең ни эшләгәнен кабатлыйм дип, ике куллап үтүкне күтәреп алмасынмы?! Кул учы пешкән, авыртуга түзә алмый, бала үкси-үкси елый. Башта без моны ул кадәр җитди пешүдер дип уйламадык, бинт белән урап куйдык та, икенче көнне табибка бардык. Шул көннән төн йокылары онытылды: реанимация, операцияләр, дәвалану курслары... Тәүге операция уңышсыз булды: Элинаның кулы үсүдән туктады. Тәҗрибәле табиблар табып, икенче операция ясалды. Шуннан соң, күзгә күренеп торырлык җәрәхәт урыннары калса да, тфү-тфү, кулы үсә, бармаклары эшли.
Тире күчереп утыртылгач, эзе нык күренә. Кайчагында балалар: «Синең кулың ямьсез», – диләр. Элина алар алдында үпкәләгәнен, кәефен төшергәннәрен бер дә күрсәтми, ә өйгә кайткач, үксеп елый. Характеры нык. Бу сынау тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде дип телим, бу кадәр борчуларны беркемгә дә теләмим».
Чыганак: https://vk.com/tatarlaronline
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев