Орлык суган алдыгызмы әле?
Төрлесе

Орлык суган алдыгызмы әле?

Шушы көннәрдә Нормадагы бер кибеткә керсәм, безнең якларда күрелмәгәнчә, бөтенләй икенче төрле утырту суганнары кайткан.

Баксаң, махсус заказ белән Голландиядән үк кайтартканнар икән. Эре дә, баллы да булып үсә торган суган дигәч, кызыккан идем дә, иртәрәк әле дип кире уйладым (кызганычка, фотога да төшермәгәнмен). Аны бит әле майга кадәр тиешенчә сакларга да кирәк. Ә сез утырту суганы алдыгызмы әле? Аны ничек сакларга, утыртыр алдыннан нишләтергә икәнен беләсезме? Шул турыда киңәшләр белән танышыгыз.

Фото: vk.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


орлыклар

Нет комментариев