Пенсионерларга Яңа елга 15әр мең сум акча бирергә мөмкиннәр
Төрлесе

Пенсионерларга Яңа елга 15әр мең сум акча бирергә мөмкиннәр

Белгеч фикеренчә, дәүләт башлыгы бу хакта зур матбугат конференциясендә белдерергә мөмкин.

Икътисадчы Андрей Лобода әйтүенчә, Россия Президеты Влдаимир Путин Яңа елга пенсионерларга акча бирү турында игълан итәргә мөмкин. Бу хакта  karelinform.ru яза.

Белгеч күздә тотканча, дәүләт башлыгының бу хакта декабрь аенда журналистлар белән үткәрелә торган зур матбугат конференциясе барышында игълан итүе ихтимал. Түләү күләме 5 меңнән 15 меңгә кадәр җитәргә мөмкин, дигән Лобода.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


пособие түләү

Нет комментариев