Пешекчеләр көне үтте, ә бәйрәм дәвам итә
Төрлесе

Пешекчеләр көне үтте, ә бәйрәм дәвам итә

Бүген Балтачта "Оста пешекче" дигән бәйге узды.

Әлеге бәйгедә Балтачта яшәүчеләр Фирүзә Гатиятуллина, Ландыш Закирҗанова, Гөлчәчәк Галиева көч сынаша. Кызлар пешереп алып килгән тәм-том тәкъдим итә. Сорауларга җавап бирә. Жюри алдында ризык пешерә. Ярыш кызу узды. Кемнең җиңгәнен соңрак хәбәр итәрбез.

Фото: автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


пешекчеләр ярышы пешекчеләр көне

Нет комментариев