“Факел” яшүсмерләр клубында “Керамик флористика” дип аталучы полимер балчыктан әвәләргә өйрәтү студиясе эшләп килә.
Яңа ел каникуллары алдыннан әлеге түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар арасында конкурс игълан ителгән иде. Бәйгедә җиңү нияте белән янган укучылар үзләренең иҗат җимешләрен конкурска дип җибәреп, җиңүчене билгеләү көнен көттеләр. 23 гыйнвар көнне җиңүчеләр билгеләнеп, аларга бүләкләр тапшырылды, ә инде калган катнашучылар истәлекле һәм файдалы бүләкләргә лаек булдылар.
– Укучылар арасында мондый конкурслар үткәрү аларны киләчәктә тагын да тырышып эшләргә өнди һәм осталыкларын арттыра, – ди җитәкчеләре Әдилә Гарипова.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев