"Якыннарыбызга кадерле һәм затлы бүләк сайладык."
Норма авылында яшәүче Шамил Зәйнуллин белән Әнәс Шаһимәрдановлар якыннарына Яңа ел бүләге сайлаганда иң отышлы вариантка туктала. Шамил абый ике кызын, Әнәс абый ике сеңелкәшен яраткан газеталары “Хезмәт”кә яздыртты.
– Якыннарыбызга кадерле һәм затлы бүләк сайладык. Алар да яңа елларны яраткан газетабыз “Хезмәт” белән каршыласын, еллар тыныч, дөньялар имин булып, һәрбарчабызга да тынычлыкта яшәү насыйп булсын, – дип тели ветераннар.
Сүз уңаеннан, Норма почта бүлекчәсендә елның-елында язылу кампаниясе тәмамланыр алдыннан “Абунәчеләр көне” үткәрү матур гадәткә кереп китте. Әлеге ихлас чараны без, оештыручылар да, абунәчеләребез дә бик көтеп ала.
автор фотосы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев