“Сәйлән»леләр дару үләннәрен өйрәнә
Төрлесе

“Сәйлән»леләр дару үләннәрен өйрәнә

Бу очрашу кешеләрнең табигать байлыкларын дөрес файдалануга, сәламәтлекне ныгытуга һәм экологик аңлауны үстерүгә зур өлеш кертә

Кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда дару үләннәренең роле зур әһәмияткә ия. Үсемлекләрнең шифалы үзлекләре турында мәгълүматлар буыннан-буынга тапшырыла, һәм аларның файдалы үзенчәлекләре һәркемгә таныш.

Борнак авылы китапханәсенең “Сәйлән” клубы әгъзалары белән “Дару үләннәренең файдасы” исемле әңгәмә үткәрелгән.

Әңгәмә барышында дару үләннәре турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар тәкъдим ителгән. Үләннәрнең шифалы үзенчәлекләрен өйрәнү, яшел табибларның күптөрлелеген танып-белү, шулай ук үләннәрне җыю һәм саклау буенча фикер алышканнар. Әлеге очрашу кешеләрнең табигать байлыкларын дөрес файдалануга, сәламәтлекне ныгытуга һәм экологик аңлауны үстерүгә зур өлеш кертә - ди "Сәйлән"леләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев