Яшь патриотлар
Районыбыз мәктәпләре патриотлары җирлекләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл тирәләрен, алларын кардан арындыра.
Салавыч күппрофильле лицейның волонтерлары да — укытучы Рәмзия Хөрмәтуллина җитәкчелегендәге 10 cыйныф укучылары, һәйкәл алдын ялт иттерделәр.
Рухларыгыз тыныч булсын, батырлар, яшь буын онытмый сезне!
Нет комментариев