"Сарымсак" "Позитрон"нан көчлеме? (+фоторепортаж)
Төрлесе

"Сарымсак" "Позитрон"нан көчлеме? (+фоторепортаж)

“Хыял” яшьләр үзәге район мәктәпләре арасында «Сәламәт яшьләр – көчле Россия» КВН уены үткәрде.

Киеренке ярышта беренче урынны Норма урта мәктәбе командасы яулады. Балтач гимназиясенең «Сарымсак» командасы – икенче булды. Куныр мәктәбенең "Позитрон”ы өченче урынга лаек дип табылды. Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Вилли чемешләре» командасы» – дүртенче,  Балтач урта мәктәбенең «3 D» командасы – бишенче, Карадуган гимназиясенең  "Шак Мак" командасы» алтынчы урын яулады. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

- КВН уеннары яшьләрне берләштерү һәм иҗади аралашу мохитен булдыру максатыннан үткәрелә. Бурычыбыз – КВН командаларының алга таба иҗади үсешен тәэмин итүче шартлар тудыру, яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү, үзешчән командаларның үз казанышларын популярлаштыруда ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерү, – ди “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков.

фото: https://vk.com/mchiyal?z=album-104140488_261599057

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев