Сездә яӊгыр явамы?
Төрлесе

Сездә яӊгыр явамы?

Шөкер, районыбызда яӊгырлар тиешенчә булды, ә менә Татарстанның 17 районында корылык булу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән республиканың 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Гадәттән тыш хәл режимы 3 августтан алып махсус карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә булачак, диелә документта.

Боерыктан күренгәнчә, республиканың Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарында корылык хөкем сөрә икән. Бу турыда "Татар-информ" агентылыгы хәбәр итә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


яңгыр

Нет комментариев