Синоптиклар һава торышы бозылуы турында кисәтә
Төрлесе

Синоптиклар һава торышы бозылуы турында кисәтә

Шторм кисәтүе игълан ителде, төгәлрәге, 9 июльдә 9:00 сәгатьтән 10 июльнең 6:00 сәгатенә кадәр һава торышы бозылырга мөмкин.

Шулай ук 9 июльдә көндез һәм 10 июль төнендә яшен, көчле һәм бик көчле яңгыр, тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк кискен җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да бар.
Фото: gorobzor

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев