Соснаның Яшьләр урамында яшәүчеләр караңгылыктан тилмерәләр. Биредәге юлдан көненә күпме машина үтеп йөри, кичке якта да ераграк авылларга кайтучыларның юлы биредән уза. Ә баганада утлар юк. Җәяүләп берәр җиргә барырга чыксаң, дөм караңгыда бер әйбер дә күзгә күренерлек түгел. Үтеп киткән машиналардан да күрмичә бәрдереп китү куркынычы яный. Гомумән, көннәр...
Соснаның Яшьләр урамында яшәүчеләр караңгылыктан тилмерәләр. Биредәге юлдан көненә күпме машина үтеп йөри, кичке якта да ераграк авылларга кайтучыларның юлы биредән уза. Ә баганада утлар юк. Җәяүләп берәр җиргә барырга чыксаң, дөм караңгыда бер әйбер дә күзгә күренерлек түгел. Үтеп киткән машиналардан да күрмичә бәрдереп китү куркынычы яный. Гомумән, көннәр җайлап кышка таба авыша. Хәзер беренче бозлавыклар башланыр. Димәк, бу тирәдә яшәүчеләргә дә куркыныч яный. Узган ел биредә юл-транспорт һәлакәте дә булган инде. Шуннан соң да уңай якка үзгәреш көткәннәр биредә яшәүчеләр. Тик быел да баганалардагы утларны яндырмыйча, аларны караңгылыкта яшәтә бирәләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев