Табанга йод сеткасы ясагыз
Төрлесе

Табанга йод сеткасы ясагыз

Йод белән ясалган челтәр-сетка аяк табанында кан әйләнешен яхшырта, ә бу аякларның шешенүен бетерергә мөмкинлек бирә.

Йод тән температурасын күтәрә.

Әгәр дә аякларны кайнар суда тоту мөмкинлеге булмаса, шушы алымны кулланыгыз. Аеруча томау төшкәндә аның файдасы зур.

Сетканы 1 сантиметр зурлыкта итеп сызарга кирәк. Табан астына тулысынча йод сөртмәгез, пешү ихтималы бар.

Йод сеткасын атнага 3-4 тапкыр ясау файдалы, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.


Фото: el-klinika.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр

Нет комментариев