Тагын тәрәзә: Әлмәттә өч яшьлек малай егылып төшеп һәлак булган
Төрлесе

Тагын тәрәзә: Әлмәттә өч яшьлек малай егылып төшеп һәлак булган

Кичә Әлмәттә фаҗига булган. 9 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, 3 яшьлек малай һәлак булган.

Җинаять эше кузгатылган.

Саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Якынча фаразлар буенча, фаҗига вакытында малайның әнисе кече баласы белән шөгыльләнгән. Шул вакыт малай тәрәзә төбенә менгән дә, тәрәзәне ачып, москит челтәренә таянган. Кызганыч, әлеге җайланма баланың авырлыгын күтәрә алмый һәм сабый тәрәзәдән егылып төшкән.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Тулырак: Шәһри Казан

Фото: http://pixabay.com/ru/
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tagyn-trz-lmtt-ch-yashlek-malay-egylyp-tshep-lak-bulgan

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


бала үлгән Бала егылган тәрәзәдән егылган

Нет комментариев