Өйрәнүләрдә һавадагы, диңгездәге, яр буендагы мишеньнарга төрле корал белән атып тидерү максат итеп куелган.
(Казан, 13 март, "Татар-информ"). "Татарстан" ракеталы корабы диңгездә атышларда катнашты. Каспий диңгезендә узган өйрәнүләрдә һавадагы, диңгездәге, яр буендагы мишеньнарга төрле корал белән атып тидерү максат итеп куелган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Диңгездә АК-630М артиллерия комплексы, АК-176М артустановкасы, ЗРАК "Палаш" эшчәнлеген тикшергәннәр.
Атышлардан соң, корабль Дагыстандагы даими базага кайткан.
Фото: скриншот
Нет комментариев