Республика юлларында бозлавык хасил булуы көтелә.
(Казан, «Татар-информ»). Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә республиканың барлык районнарында, көндез урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил булуы көтелә.
Төнлә -5..-10, көндез -2..-7 градус салкын.
Фото: архив tatar-inform
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев