Төрлесе

Татарстанда бүген +28 градуска кадәр җылы булачак

Республикада явым-төшем көтелми

Бүген, 22 майда, Татарстанда кичә төньяк антициклон тәэсирендә урнашкан коры, ләкин артык эссе булмаган һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан көчле җил көндез урыны белән (Казанны да кертеп) секундына 12 метрга кадәр көчәячәк.

Салкын (нульдән 4 градуска кадәр) төннән соң төбәктә һава көндез +23...+28 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +25...+27 градуска кадәр).

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев