Татарстан синоптиклары республикада буран, көчле җил турында кисәтә.
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары иртәгә, 15 мартта, республикада буран, көчле җил булачак, дип хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 15 – 18 м/с ка җитәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.
Нет комментариев